Кукмара районында яшәүче, 98 яшен каршы алган Мәдехия Газизова: Кая барсагыз да, «әвтәрит» кирәк
Күз тимәсен, үз акылында, зиһенле әле ул.
Шушы көннәрдә 98 яшен каршы алган, язмышы белән «Татар хатыны ниләр күрми?» спектакленең төп героен уйнарлык Мәдехия апа Газизованың әйткән фикере бу. Тыл ветераны, районыбызның өлкән кешеләренең берсе булган Мәдехия апа турында бәян иткәнче иң элек тормыш иптәше, җиде баласының әтиләре Кәшифкә тукталып китик әле. Түбәндә язылып киткән өлеш берникадәр үзгәртелеп, «Бөр буенда Балыклы» китабыннан алынды.
«Мәдехия апаның гомер иткән ире — Кәшифнең әтисе Газиз Минһаҗев, җиңү көнен Румыниядә каршылап, Балыклыга иң беренчеләрдән булып кайтып төшкәндә, авылда чәчләрең үрә торырлык хәлләр каршылый аны.
Сугышның беренче елында ук, Газизнең икенче никахтан туган баласы үлгәч, кайгыга баткан бу хатын, үзендә аның өч баласын туйдырырлык көч таба алмыйча (Газизнең беренче хатыны вафат була, — авт), кире туган авылына китеп барган икән. 13 яшьлек Кәшиф, 12 яшьлек Камил, 9 яшьлек кызы Мәгърүф берьялгызлары торып калганнар. Хезмәт көненә бирелгән һәр грамм икмәк исәпле чакта, үсеп тә җитмәгән, ач балаларның эшләрлек күпме көчләре булгандыр? Кайчак хәер сорашып, күбрәк тирә-күршедә яшәгән мәрхәмәтле әби-бабайлар ярдәме белән дүрт кыш (!) чыгалар бу балалар әтиләре фронтта вакытта.
Киртә-кура, абзарлар сүтеп ягылган, өй идәненә чират җиткән була солдат яудан кайтып кергәндә. Уртадагы өч тактасы гына калган идәнгә басып, тормышын яңабаштан башлап җибәрә Газиз. Шул җәйдә кыш чыгарлык землянка казып керә солдат булган кеше. Өч баласы ачка тилмергән Газиз көннәрдән беркөнне авылга сыер җиткәләп кайтып керә.
Лельвиж авылындагы „ызнакумы“, удмурт милләтеннән булган Микулай, хакын соңыннан түләү шарты белән, савым сыерын тоттырып җибәрә аңа. Сугыштан кайткан солдат яңадан колхозда, амбарда эшли башлый һәм лаеклы ялга киткәнче шунда хезмәт куя, яңадан өйләнеп, өч бала алып кайталар. Авылда 23 ел имам вазыйфасын үти. 98 яшендә вафат була» (441нче бит ).
Әлеге юллар юкка гына китерелмәде. Сугыш елларында колхоздагы барлык эшләрдә катнашкан, егерме яше тулыр-тулмас ФЗӨгә алынып, Прокопьевск шахталарында эшли башлаган Кәшифнең бер телем ипигә тилмереп, иң кирәк чакта әни җылысын тоймый үскәнен күрсәтергә теләдем. Шулай булса да, гомере буена кече күңелле, юмарт, бала җанлы һәм үтә дә тырыш була аның Кәшифе.
Танышулары да эш вакытында була. Сугыштан соңгы елларда Яңа Сәрдек кызы Мәдехия Борханова үз авылыннан тыш Чәти, Бакчасарай, Алма-ата авылларына йөреп, агроном, агротехник булып эшли. 1955 елда Кәшиф комбайны белән кырда иген суктырганда үткен, җилдәй җитез агроном кызны күреп кала. Озак та үтми, 27 яшьлек Мәдехияне Балыклыга килен итеп алып кайта ул.
Бу урында тукталып, янә Балыклы авыл китабының авторы Фидания апа Нугаеваны тыңлап үтик әле.
«Кәшиф абый белән җиде балага гомер биргән кеше ул Мәдехия апа. Алты малай һәм бер кызны тәрбияләп үстерү җиңелләрдән булмагандыр. Әмма сугыш елларында җигелеп колхоз йөген тарткан кызны балалар мәшәкате генә куркытамы соң? Янында эшчән, үзен бер күз карашыннан аңлый торган ир-терәге булганда, хатын-кыз йорт эшләрен дә йөзеп кенә эшли бит ул. Мәдехия апа турында сүз чыккач, авылдашлары: «Кайчан керсәң дә — идәннәре сап-сары итеп юылган, урын-җире челтәрле җәймәләр белән җыештырылган, чигүле мендәр тышлары күз явын алырлык чытыр ак итеп юылган булыр. Гаиләдә җиде бала үсә дип, һич уйламассың. Ул заманда хәзерге кер баулары юк иде әле. Без иртәнге чәйгә су алып кайтыйк әле дип чишмәгә төшкәндә, Мәдехия апаның киртәсендә җиде-сигез күлмәк, шул ук санда ирләр майкасы, җидешәр чалбар, җиделәп сатин эчке кием, ун-унбиш кием оекбашлар юылып, кибәргә эленгән була иде инде. Аның өстенә абзар тулы мал-туар, ишегалды тулы тавык-чебеше дә, мичкә ягып ипи саласы да, ишле гаиләгә ашарга пешерәсе дә бар бит әле аның. Ни арада өлгергәндер ул барлык эшкә? Кайда гына бармасын, башында дүрт почмаклап бәйләгән чигүле ак яулыгы, өстендә яңа гына үтүк астыннан чыккан ситса күлмәк булыр иде. Хәләле Кәшиф абый нинди генә эшкә керешмәсен, Мәдехия апа аның ниятен шунда ук хуплап күтәреп алып, теләктәшлек күрсәтеп, кулыннан килгәннең барысын да эшләп, аны тәрбияләп, иренә бик зур кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәде. Алар балаларын да үз тырышлыклары үрнәгендә эш сөючән итеп үстерделәр. Ул — бик сабыр, изге күңелле, кешеләрнең бары тик яхшы якларын гына күрә белүче кеше. Сугыш еллары йоткан үсмер чагы, сугыштан соңгы авыр чорда үткән яшьлеге өчен картлык көнендә, кызы белән кияве гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши торгандыр. Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек бирсен дип, авылдашлар исеменнән аңа күп сәламнәр юллыйм», — диде ул.
Кызганыч, җиде баласыннан дүрт улының үлемен йөрәген кысып бәйләп, бик авырлык белән кичерергә туры килә Мәдехия апага. Һаман да шул эш белән юанып, буш вакытында кулларына шәл энәсен алып, моңланып үткәрә ул бу хәсрәтләрне.
— Үзенчәлекле, бик матур гаилә, искиткеч парлар иде алар, — диләр авылдашларны Газизовлар турында. — Кәшиф абый лаеклы ялга чыкканчы хуҗалыкта комбайнчы булып эшләде. Бер урында бер генә минут та тик кенә басып тора алмаучы авылдашыбыз кышларын исә өязгә китеп итек баса. Аннан шактый акча белән кайта да, Мәдехия апаны кибеткә алып барып, җаның теләгән әйберне ал, акча жәлләмә, ди иде. Капчыклап он, шикәр комы алалар. Икесе дә бик тырыш, чын «эш атлары» булдылар. Мәдехия апаның: «Мәктәптә дәресләр башланганчы, Кәниф улым комбайнчы әтисенә булышып китә», — дигәне һич онытылмый. Улларына өй җиткергәндә дә осталар яллаганын хәтерләмибез, икесе бергә эшләделәр. Тырыш булганлыктан, тормышлары да мулдан иде: печән ташый торган трактор, телевизор авылда иң беренче аларда булды. Балаларын да үзләре шикелле эш сөючән, кешелекле итеп тәрбияли алдылар. Ринатлары бик оста гармунчы иде, туганда да гармун уйнатып туган ул дия идек. Чишмәгә суга барган саен Мәдехия апаны юксынып искә алабыз.
Соңгы елларда Сәрдекбаш авылында яшәүче кызы Диния гаиләсендә Мәдехия апа. Аны хөрмәтләп, 98 яше белән тәбрик итәргә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, Кукмарадагы «Наз» тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Гөлүсә Әхәтова килде. Күз тимәсен, үз акылында, зиһенле әле ул. Балыклыдагы барлык авылдашларын хәтерли, Яңа Сәрдекне сагынып сөйли, җырлар көйли.
«Кайда гына эшләсәң дә, тырышырга кирәк, авыр еллар, төрле көне булды, көнгә 35әр чакрым ара уза идём. Шуннан «әвтәрит» күтәрелде. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, яшәдек моңарчы. Сезгә әйтер сүзем бар: кая барсагыз да, югары «әвтәрит» (авторитет, — авт.) кирәк. «Әвтәрит» белән барыгыз, шуның белән кайтыгыз, ә ул булсын һәм югалмасын өчен эшләргә, ялкауланмаска кирәк!
...Эх, дусларым, килдегез дә, исәнләшә белдегез.
Мәкнең алсу чәчәгедәй күзләргә күрендегез», — дип җырлап озатты безне Мәдехия апа.

