Get In Touch

Куакбаш авылы хоккей командасы Әлмәт районыннан җиңеп кайтты

Куакбаш авылы хоккей командасы Әлмәт районыннан җиңеп кайтты

Лениногорск районының Куакбаш авылы хоккейчылары читтә җиңү яулады.

Авыл яшьләре арасында хоккей буенча ярышлар Әлмәт районының Югары Мактама авылында узды.

Анда безнең районыбызның Куакбаш авылы командасы да үз көчен сынап карады. Әйтергә кирәк, беренче тапкыр күрше район территориясендәге уеннарда катнаштылар.

Бозда Әлмәт районының Югары Мактама, Урсала, Бишмунча һәм безнең Куакбаш авылы командасы очрашты.

Куакбаш авылы егетләре хоккей ярышында сынатмады һәм төп приз – Кубокны алды!

Котлыйбыз!

фотолар: яшьләр эшләре, спорт идарәсеннән