Get In Touch

Татарстанда 17 градус җылы булачак

Бүген Татарстанда явым-төшемнәр көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга җитә.

Төнлә республикада һава температурасы -3..+2 градус булса, көндез һава +12..+17 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә 0..+2 градус булды. Көндез республика башкаласында +14..+16 градуска кадәр җылы булачак.