Райондашларыбыз мактаулы исемнәргә лаек булдылар
“Ир-егет язмышы – үз кулында”, дигәннәр борынгылар. Гаилә тоткасы, якыннарының терәге булган ир-егетләребез эштә дә сынатмыйлар, мактаулы хезмәт куялар.
Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Латыйфуллин Венер Дамир улына, авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүдәге казанышлары өчен, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә, «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде.
Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Раян Назыйф улы, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен, Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
«Сарман» агрофирмасының эксплуатация буенча механигы Салихов Мөнир Тимерхан улына, күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен, Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Мортыш-Тамак авыл җирлеге башлыгы Хафизов Илдар Илгизәр улына, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалының Сарман районы бүлеге җитәкчесе Нәҗметдинов Рамил Мисхәт улына, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Рөстәм Фәрит улы, Петровский Завод авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Рәсим Рево улы, җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлешләре, актив волонтёрлык һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
«Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (төзекләндерү)» җәмгыяте генераль директоры Баһманов Данияр Илтөзәр улы, торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

