Get In Touch

Апас үзәкләштерелгән клублар системасында яңа җитәкче

Апас үзәкләштерелгән клублар системасында яңа җитәкче

Район мәдәниятендә кадрлар алмашы — Апас үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе итеп Рамилә Вавилова билгеләнде.

(19 март, “Апастово-информ”).

Рамилә Вавилова район халкына яхшы таныш. Ул район мәдәният йортында 21 ел сәнгать җитәкчесе булып эшли.

Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаганнан соң ук, 2004 елда районга эшкә кайта. Моңлы җырлары, оста уйнавы белән тамашачы күңелен яулады. Хезмәттәшләре иҗади эшләүче, зур оештыру сәләтенә ия хезмәткәр буларак та бәяли.

Әлегә кадәр бу вазифаны биләгән Гөлназ Насыйхова кабат Каратун мәдәният йортын җитәкләячәк.