Get In Touch

«Әти паспорты» барлыкка килергә мөмкин: Россиядә ир-атларга яңа документ тапшырырга тәкъдим иттеләр

Россиядә бала туганнан соң ир-атларга махсус «Әти паспорты» тапшыру тәкъдиме белән Владислав Гриб чыкты.

Аның фикеренчә, мондый документ яшь әтиләргә дәүләт ярдәме чараларын яхшырак аңларга һәм гаиләдәге җаваплылыкларын тоярга ярдәм итәчәк.

«Әти паспорты»нда: федераль, төбәк һәм муниципаль ташламалар турында мәгълүмат, бала сәламәтлеге буенча киңәшләр, тәрбия үзенчәлекләре, бала тапканнан соң хатын-кызга ярдәм итү турында файдалы киңәшләр урнаштырырга тәкъдим ителә.

Мондый документны тантаналы шартларда тапшыру мөмкинлеге дә карала.

Инициатива әлегә фикер алышу стадиясендә. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы вәкилләре фикеренчә, «Әти паспорты» ир-атларга үзләренең гаиләдәге ролен рәсми дәрәҗәдә әһәмиятле итеп тоярга ярдәм итә ала.