Get In Touch

Сарман урта мәктәбен 14 укучы тәмамлады

Сарман урта мәктәбен 14 укучы тәмамлады
Сарман урта мәктәбен 14 укучы тәмамлады

Бүген илебез мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» чыңлады.

Сарман урта мәктәбендә 11 сыйныфны ундүрт укучы тәмамлады.

Укучыларны бәйрәм белән мәктәп директоры Лилия Газимова, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева котладылар, алдынгы укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга грамоталар, грантлар, бүләкләр тапшырдылар. Котлау сүзләренә беренче санлы спорт мәктәбе тренерлары Лилия Хаҗиева, Илсур Ганиев, ветеран-укытучы Фәрит Сафин, әти-әниләр дә кушылдылар.

Бәйрәмдә беренче һәм тугызынчы сыйныф укучылары да чыгыш ясадылар. Чыгарылыш сыйныф егетләре һәм кызлары вальс биеделәр, күккә шарлар очырдылар.