Апас районы хастаханәсе яңа белгечләр белән тулыланды
Коллективка дүрт медицина хезмәткәре килеп кушылды.
(6 август, “Апастово-информ”).
Ташкулов Фахриддин Арибжанович табиб-хирург, Сатторов Джахонгир Сардорович табиб-анестезиолог, Баширова Алсу Шамил кызы медицина психологы һәм Абдрахманова Айсылу Ирек кызы Коштавылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире вазифасына керештеләр.
Яңа белгечләрне коллектив җылы кабул иткән. Район хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова белдерүенчә, яңа белгечләр һөнәри осталыкка ия. Аларга ярдәм чаралары да күрсәтелгән.

