Get In Touch

Татарстанда 9нчы сыйныфтан соң аттестатсыз кабул итәчәк көллият-техникумнар исемлеге билгеле булды

Татарстанда 9нчы сыйныфтан соң аттестатсыз кабул итәчәк көллият-техникумнар исемлеге билгеле булды

Әлеге исемлектә Кукмара аграр көллияте дә бар.

Яңа федераль закон буенча, 9нчы сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханын тапшыра алмаган укучыларга да махсус урта һөнәри уку йортларында белем алу мөмкинлеге тудырылачак. Республикада аттестатсыз кабул итәчәк 23 көллият-техникум билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

«Теге яки бу сәбәп буенча имтихан тапшыра алмаган һәм белешмә генә алган укучылар да эшче һөнәрләр буенча көллиятләрдә дәүләт хисабына бушлай укый алачак», — ди Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов.

Аның сүзләренчә, гадәттә, белешмә белән генә чыгучылар күп түгел: кайсы елны — 11, кайсы елны 8 бала... Рәмис Мөҗипов йомгаклау аттестациясе дәвамында имтихан бирә алмаган балаларга сентябрьдә тапшырып карау мөмкинлеге бирелүен искәртте. Аттестат ала алмаган балаларның тагын бер елдан имтихан тапшырып карау мөмкинлеге бар.

Укучыларны аттестатсыз да эшче һөнәрләрне үзләштерергә кабул итәчәк көллиятләр түбәндәгеләр:

Укучылар көнкүреш суларын чистарту аппаратчигы, төягеч йөртүче, буяучы, пешекче, тегүче, технологик компрессорлар машинисты, слесарь, эретеп ябыштыручы, тракторчы, электр җиһазларын төзәтү буенча электромонтер һәм башка һөнәрләрне үзләштерә алачак.