Get In Touch

Март бәйрәмнәрендә эшләгән өчен икеләтә түләнергә тиеш

Мартта бәйрәм көннәрендә эшләгән (7 марттан 9 мартка кадәр) өчен икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.

Бу хакта хезмәт хокукы буенча юрист Александр Кузнецов искә төшерде. "Эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эш икеләтә күләмдә түләнә", – дигән ул “РИА Новости”га. Эксперт шулай ук билгеләп үткәнчә, хезмәткәр теләге буенча икеләтә түләү урынына ул өстәмә түләнми торган ял сайларга мөмкин.

Тиешле карарны эш бирүче түгел, ә хезмәткәр үзе кабул итәргә тиеш.

Билгеле булганча, Татарстанда “Кадрлр” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.