Get In Touch

Тукай районыннан Зариповлар гаиләсе СВО зонасына җибәрү өчен машина тапшырган

Тукай районы Нефтебаза бистәсеннән Зариповлар гаиләсе район депутаты, махсус хәрби операция активисты Валерий Тигрга, төзәтеп-яңартып, алгы сызыкка җибәрү өчен, ВАЗ-2104 машинасын тапшырган.

Машина, ремонтланып, яраклы хәлгә китерелгән дә инде. Шушы көннәрдә “четверка” хәрбиләргә озатылачак. Тигр әйтүенчә, 46 машинаны яңартып, СВО зонасына тапшырган инде ул. Алты бала тәрбияләп үстерүче Зариповлар гаиләсе республикада актив волонтёрлык эшчәнлеге белән мәгълүм. 2023 елдан бирле алар хәрбиләргә 100 меңләп окоп шәме һәм меңнәрчә порция коры аш әзерләгән.

“Валерий Валерьевичның, иске машиналарны, торгызып, алгы сафка озатуын беләбез. Без дә “четверка”ны тапшырып, уртак Җиңүгә өлеш кертергә тиешбез, дип уйладык”. – дип сөйләп үткән Гөлназ ханым. Валерий Тигр, үз чиратында, машина тапшырган гаиләлә рәхмәт белдергән. “Бәһасез ярдәм бу. Тылның әйбер белән генә түгел, күңел белән дә булышуы зур көч өсти! – дип билгеләп үткән ул.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында СВОга ярдәм итүгә мөһим өлеш кертүләре өчен волонтёрларга рәхмәт белдерде. “Авыр чорның җәмгыятьне бер йодрыкка туплавын күреп торабыз. Татарстанлылар күңел кушуы буенча хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә булыша, фронтка һәм безнең карамактагы Лисичанск, Рубежное шәһәрләренә ярдәм итә. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәм”, – диде ул.