2027 елда пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк
2027 елда картлык буенча иминият пенсияләре ике этапта — 1 февральдә һәм 1 апрельдә индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов «РИА Новости»га хәбәр иткән.
Фараз буенча, 1 февральдән пенсиянең билгеләнгән өлеше 4 процентка артып, 9968,08 сум тәшкил итәчәк. Бер пенсия коэффициентының бәясе 163,03 сумга җитәчәк.
Икенче этапта, 1 апрельдән, бер коэффициентның бәясе 168,57 сумга кадәр артачак.
Пенсияләрне ике этапта индексацияләү тәртибе «Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды бюджеты турында»гы федераль законда беркетелгән.

