«Ак Барс» командасы җанатары Халисә Галимҗанова: «Гомер буе хоккей карыйм»
Халисә апа хоккейчылар белән күрешер өчен Саба районының Явлаштау авылыннан Кукмарага махсус килгән. Шимбә көнне хоккейчылар мәктәп укучыларына мастер-класс уздырган.
– Әни гомер буе хоккей яратты. Элек авылда ике генә кешедә телевизор бар иде. Шуның берсе бездә. Бөтен тирә-як күршеләр белән бергә карадык. Әни аларны бик ярата. “Ак Барс” командасы килә дигәч, әнине кунакка барып алдык. Әнинең күңеле булды инде, – ди Кукмарада яшәүче кызы Гөлчәчәк.
Халисә апа “Ак Барс” командасы җиңелсә, бик борчылам, ди.
– “Трактор” дүртне кертте, ноль белән калды “Ак Барс"лар. Шунда әй, кайгырдым инде! Аннары җиңә башлагач эчкә җылы керде. Шул “Ак Барс” дип яшәү бит инде, – ди Халисә апа. – Әле ярый, кияү әбине алып килик дип, бу очрашуны оештырган. Зарипов белән дә сөйләштем, Чупин белән дә. Иң өлкән кеше дип шайба да бүләк иттеләр әле. Бөтенесе кул куйган. Бик сөенеп кайттым. Мең рәхмәт аларга. Авырмасыннар,гел җиңеп торсыннар.

