«Ак Барс»ның плэй-оффның беренче өлешендә очрашачак көндәшләре билгеле
КХЛда очко санар чак җитте. Даими чемпионат тәмамланып килә. Көнчыгыш конференциясендә плэй-оффның беренче өлешендә очрашачак көндәшләр билгеле. «Металлург» (1) – «Сибирь» (8), «Авангард» (2) – «Нефтехимик» (7), «Ак Барс» (3) – «Трактор» (6), «Автомобилист» (4) «Салават Юлаев»ка (5) каршы уйный.
«Ак Барс» – «Трактор»
Матчлар 23, 25, 27, 29 мартка билгеләнгән, кирәк булган очракта 31 март, 2 һәм 4 апрельдә кабат очрашачаклар.
Быел көндәшләр 4 тапкыр уйнады, 3 очрашу Казан командасы файдасына төгәлләнде.
«Ак Барс»ның иң нәтиҗәле уенчылары: Кирилл Семенов (17 алка + 38 пас), Александр Барабанов (20+29), Нэйтан Тодд (19+29).
«Трактор»ның иң нәтиҗәле уенчылары: Джош Ливо (26+39), Михаил Григоренко (24+34), Григорий Дронов (14+25).
«Авангард» – «Нефтехимик»
Матчлар 24, 26, 28, 30 мартка билгеләнгән, кирәк булган очракта 1, 3 һәм 5 апрельдә кабат очрашачаклар.
Быел көндәшләр 4 тапкыр уйнады, 3 очрашу Омск командасы файдасына төгәлләнде.
«Авангард»ның иң нәтиҗәле уенчылары: Константин Окулов (23+50), Эндрю Потуральски (27+39), Дамир Шәрипҗанов (23+43).
«Нефтехимик»ның иң нәтиҗәле уенчылары: Андрей Белозеров (27+21), Евгений Митякин (18+20), Дамир Җәгъфәров (12+22).

