Get In Touch

«Әти дип дәшәргә тилмереп яшәдем»: гасырлык гомернең ачысы һәм шатлыгы

«Әти дип дәшәргә тилмереп яшәдем»: гасырлык гомернең ачысы һәм шатлыгы

Түбән Урысбага авылында туып-үскән, гомере буе колхозда намуслы хезмәт куйган, алты бала үстергән Зөлхия Хәкимова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгели.

Якташыбыз – Татарстанның халык артисты, танылган нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров редакциябезгә еш килеп йөри. Шундый очрашуларның берсендә ул: «Түбән Урысбага авылыннан Зөлхия әбигә 100 яшь тула бит», – дип хәбәр итеп киткән иде. Шул сүзләрдән соң без юбиляр белән, һичшиксез, очрашырга дип үзебезгә сүз куйдык.

Яшермим, Яшел Үзәндә кызы Әлфия апа тәрбиясендә гомер итүче әби янына барганда бераз дулкынлану да бар иде. Ни дисәң дә, йөз яшь – бик зур гомер. «Хәтере ничектер, безнең белән сөйләшә алырмы икән?» дигән уйлар да баштан узды. Әмма, Зөлхия әбине күргәч, шигебез юкка чыкты. Яулыгын матур итеп туздырып бәйләгән, кулына таягын тоткан әби безне үзе каршы алды. Йөзендә – елмаю, күзләрендә – җылылык. Без үзебезне бер мизгелгә әбиләребез янына, балачакка әйләнеп кайткандай хис иттек.

Гасыр яшьтәшенең вакыт узу белән күп кенә вакыйгалар хәтереннән җуелса да, әңгәмә барышында күңел түрендә сакланып калган мизгелләр яңадан күз алдында терелде. Зөлхия әби тормышның ачысын бик иртә татып үсә. Нибары бер яшь тә өч айлык вакытта ук әтисез кала ул. Әнисе белән генә гомер итүләрен бүген дә күз яшьләрсез искә ала алмый. Әтисе Заһир Зөя күперен төзегәндә үпкәсенә салкын тидереп вафат була. Шуңа күрә ул гомере буе «әти» дип дәшәргә тилмереп яши.

Сугыш елларында әниле-кызлы гаиләгә аеруча кыен туры килә. Ачлы-туклы тормыш, авыр хезмәт – барысы да хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Әнисен Кайбыч урманнарына окоп казырга җибәрәләр. Ә үсмер кыз Албаба тимер юл станциясендә ком ташый. Соңрак Лаеш якларына урман кисәргә бара. Авылга кайткач, колхоз аны тракторчы һөнәренә укырга җибәрә. Ачасырда бригадир Хәбибрахман абыйдан белем алып, тимер атны иярләргә туры килә. Шулай итеп, Зөлхия апа ир-атлар башкарырга тиешле эшкә алына. Биш еллап туган як басуларында тракторда эшли: җир сукалый, иген чәчә, ашлык ташый.

Сугыш бетү хәбәрен ишеткән мизгел дә аның хәтерендә бүгенгедәй саклана. Бу турыда сөйли башлагач, Зөлхия әбинең күзләре яшьләнде. «Басуда идём. Шулчак Шырдан егетләре килеп, сугыш бетте дип, сөенечле хәбәр җиткерде», – дип искә ала ул. Тик сугыш тәмамлангач та тормыш тиз генә җайланмый. Ир-егетләр фронттан әйләнеп кайтканчы, хатын-кызлар элеккечә үк авыр хезмәтне дәвам итә. Зөлхия апа да трактордан төшми. Соңрак колхозда төрле эшләрдә эшләп, намуслы хезмәте белән лаеклы ялга чыга.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Гомерлек мәхәббәте – ире Фәйзрахман абый турында сүз чыккач, Зөлхия әбинең йөзе кинәт яктырып китте.

– Акыллы, тәртипле, бик яхшы кеше иде, – ди ул, еллар аша да сүрелмәгән ярату белән.

Аның һәр сүзендә иренә булган хөрмәте дә, мәхәббәте дә сизелә. Әмма язмыш аларга озак еллар кулга-кул тотынып, тигезлектә гомер юлын үтәргә насыйп итми. Авы рып, бик иртә бакыйлыкка күчә. Сынаулар моның белән генә тәмамланмый: бер-бер артлы биш баласын югалту ачысын киче — рергә туры килә. Ана йөрәге түзсен генә… Шулай да Зөлхия әби сын мый. Һәр көнгә шөкер итеп, кызы Әлфия, оныклары, туганнары хакына яши, сабырлык белән гомер юлын дәвам итә. Бәлки нәкъ менә шушы сабырлык, ныклык аңа бер гасырлык гомер бүләк иткәндер дә.

(Кыскартып урнаштырылды)

Язманың дәвамын газетабызның №11 (27.03.26) санында укырга мөмкин.