Казанда 2,4 мең күпбалалы гаилә җирле булачак
Казанда ел азагына кадәр 2,4 мең күпбалалы гаиләгә җир бирү күздә тотыла.
Яңа бистәләргә юллар салалар, су, газүткәргечләр сузалар да инде. Шәһәр башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов әйтүенчә, хәзерге вакытта җир кишәрлеген бушлай алу хокукына ия булучылар исемлегендә 18,2 мең гаилә исәпләнә. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 11,1 мең гаиләгә җир бирелгән, тагын 7 меңе – чиратта. Ел башыннан бирле башкалада җир бүлү буенча 78 комиссия уздырылып, 877 кишәрлек сайлап алынган.
Тагын 1,2 меңен әзерләп куйганнар, 739 ын әзерлиләр.
Ренат Галәветдинов искәртеп үткәнчә, кишәрлекләрне юл, газ, су белән тәэмин итәргә кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән, 2025 елдан күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләрендә йортлар салуга ярдәм итү өчен юллар төзүгә, су белән тәэмин итү объектлары булдыруга һәр ел саен республика бюджетыннан 1 миллиард сум бирелә.
Рәис кушуы буенча Югары Ослан, Питрәч, Яшел Үзән, Биектау һәм Лаеш районнарында яңа территорияләр сайлап алынган. Алар тагын 1,7 мең гаиләне җир кишәрлеге белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

