Get In Touch

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә буран чыгачагын хәбәр итте

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә буран чыгачагын хәбәр итте

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын һава шартларының начараюы турында кисәтә. Иртәгә, 27 гыйнварда, республика территориясендә секундына 15–18 метрга кадәр көчле җил, шулай ук буран көтелә.

Буран аркасында күрү мөмкинлеге 1–2 километрга кадәр кимиячәк. Халыкка юлларда аеруча сак булырга, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш ителә.