Get In Touch

“Үзәккә үткәч, күңелдән бер дә китми икән шул ”

“Үзәккә үткәч, күңелдән бер дә китми икән шул ”

Караборнаш авылында яшәүче Әминә әби Насыйхова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Акъәбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының котлау открыткасы тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗәт Сабиров иң изге теләкләрен юлладылар.

Әминә әби Насыйхованың авыр балачагы күңелендә мәңгегә уелып калган.

- Үзәккә үткәч, күңелдән бер дә китми икән шул. Әти сугышка китте дә югалды. Без ятим калдык. Ашарга юк. Кычыткан коткарды. Бервакыт кырда ул да калмады. Мондый авырлыкларны беркемгә дә күрергә язмасын, – ди ул.

Әминә әбинең иңнәренә хезмәтнең дә иң авыры төшә. Ул торф казу, йөк ташу эшендә катнаша. Озак еллар колхозда хезмәт итә.

- Күп эшләдем, ялындырмадым, авыр хезмәттән дә курыкмадым. Ат та җиктем, кырда да көне-төне эшләдем, — дип искә ала әби.

Эшкә батыр Әминә әби баһадирдай өч ир балага гомер бүләк иткән. Аларны хезмәт белән тәрбияләп, эшне үз итәргә өйрәткән. Кызганычка каршы, Әминә әби олыгайган көнендә бала хәсрәтләре белән дә очрашкан. Аның улы Рамил махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган.