Get In Touch

Чирмешән районында санитар-экологик икеайлык башланды

Чирмешән районында санитар-экологик икеайлык башланды

Халыкның куркынычсызлыгын экологик яктан тәэмин итеп, торак пунктларны санитар чистарту, тәртипкә китерү максатында, район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, 1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар икеайлык игълан ителде.

Икеайлык барышында чисталык өмәләре ешрак оештырылачак. Аларда халыкның активлыгын тәэмин итү өчен, хезмәт коллективларында аңлату, оештыру эшләре үткәрергә тәкъдим ителә. Быел күмәк өмәләр 25 апрельдә, 6 һәм 8 майда оештырыла.

Айлык дәвамында парк-скверларны, урамнарны, оешмалар территорияләрен яшелләндерү максатында агач-куаклар утырту, корыганнарын кисү планлаштырыла. Чирмешән урман хуҗалыгына утырту материаллары белән тәэмин итү бурычы йөкләнде. Санитар-экологик икеайлык барышында юллар һәм тротуарларны ремонтлау, янып чыккан урам яктырткычларын алмаштыру, аларның терәк баганаларын агарту, биналар тирәсендәге чүп-чарны тиешле урыннарга чыгару, косметик ремонт уздыру, санкцияләнмәгән, рөхсәт ителмәгән чүп түгү урыннарын ачыклап юк итү, балалар мәйданчыкларын, зиратларны чистарту һәм төзекләндерү, оешмалар тирәсендәге коймаларны буяу күздә тотыла.

Торак пунктларны чистартуга, өмәләргә хезмәт коллективларын һәм мәктәп укучыларын да җәлеп итү бурычы куелды.

Икеайлык барышында һәм өмәләр вакытында “ГРИНТА” җәмгыятенә тупланган чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгаруны оештыру бурычы йөкләнә.