Get In Touch

Иске Иштирәк авыл җирлегендә чүп җыя торган машина кайбер чүп капчыкларын алып китмәгән

Иске Иштирәк авыл җирлегендә чүп җыя торган машина кайбер чүп капчыкларын алып китмәгән

Ни өчен?

Иске Иштирәк авыл җирлегенә караган Бәкер, Ялтау һәм Иске Иштирәккә килгән чүп җыя торган машина урамнарда кайбер чүп капчыкларын алып китмәгән.

Чөнки яшәүчеләр капчыкларга кипкән үләннәрне, агач ботакларын, туфрак, таш калдыклары төягән дә чүп җыя торган машина алып китер әле дип, урам якка чыгарып та куйганнар.

Яшеллекне карап тоту процессында барлыкка килгән калдыклар (сабак, ботаклар, яфраклар) каты көнкүреш калдыклары дип саналмый, шуңа күрә үлән, яфрак, агач калдыкларын чүпкә ташларга ярамый. Шулай ук төзелеш материаллары, җиһазлар да чүп капчыкларына салынмый.

Чокыр казып, шунда күмеп куйсагыз, җайлы булыр. Алып китмәгән чүп капчыкларын хуҗалар чыгып алып кереп киткәдер дип ышанасы килә. Чөнки полиэтилен чүп капчыгы ертылып, аның эчендәге чүпләр тирә-якка коелачак. Ә бу санитар-экологик икеайлык барышында бер дә матур күренеш түгел.

фото: авыл җирлегеннән