Татар теле «Яндекс»та Россия халыклары телләре арасында иң популяр булды
Татар теле «Яндекс» эзләү системасында сорау-таләпләр һәм тәрҗемәләр саны буенча Россия халыклары телләре арасында лидер булды.
Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, эзләү таләпләрендә татар теленең лидерлык позициясе — аны саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән күпьеллык системалы эш нәтиҗәсе.
Ринат Гыйльмуллин шулай ук милли телләрне цифрлы технологияләргә интеграцияләүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, заманча технологияләрдә телләрнең актив кулланылуы аларны тагын да киңрәк таратуга һәм популярлаштыруга ярдәм итә.

