Get In Touch

СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре музей, театрларга бушлай йөриячәк

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә республиканың дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеге биреләчәк.

Хәзерге вакытта Министрлар Кабинетының бу җәһәттән карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Документ нигезендә, алар дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларга, шулай ук дәүләт театрлары, филармония һәм цирк репертуарына кертелгән чараларга бушлай йөри алачак.

Музейларда, эш сәгатьләрендә, даими экспозицияләргә һәм вакытлыча күргәзмәләргә бушлай билетлар бирү тәкъдим ителә. Театрлар, филармония һәм циркларга бушлай урыннар квотасын (тамашачылар залындагы урыннар санының кимендә 10 проценты күләмендә) билгеләү күздә тотыла. Шул ук вакытта ярдәм чарасы экскурсияләргә, түләүле лекцияләр һәм мастер-классларга, түләүле килешүләр нигезендә башка оешмалар үткәрә торган чараларга кагылмый.

СВОда катнашучыга бушлай билет алу өчен паспортын һәм тиешле категориясен раслаган документ, яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан QR-код күрсәтергә кирәк булачак. Гаилә әгъзаларына шулай ук СВОда катнашучы белән туганлык мөнәсәбәтләрен расланган документ таләп ителә. Чараларга бушлай йөрү мөмкинлеге бирүче оешмалар исемлеген Татарстан Мәдәният министрлыгы рәсми сайтына урнаштыру күздә тотыла.