Айзатуллин: «Узган кыш алдагысыннан салкынрак булды»
Татарстанда узган кыш алдагысыннан салкынрак булды. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.
«Республикада узган кыш алдагысыннан салкынрак булды. Иң суык ай булган гыйнварда уртача һава температурасы -11,5 градус тәшкил итте», – диде ул.
Марат Айзатуллин әйтүенчә, бу җылылык энергиясен куллануга да тәэсир иткән. «Узган җылылык бирү сезонында күп фатирлы йортларда 6 миллион 492 мең 524 Гкал чимал тотылган, бу – алдагы җылылык бирү сезоны белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк», – диде ул.

