Мәктәпкә һөҗүм итү турындагы хәбәрләргә ачыклык керткәннәр
Башкортстанның беренче вице-премьеры Урал Кильсенбаев Уфа мәктәбенә һөҗүм итү турында массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булган хәбәрләргә ачыклык керткән.
Башта ул тугызынчы сыйныф укучысының Уфа мәктәбенә һөҗүм итүе, бер кешенең яралануы турындагы хәбәрне үзенең телеграм-каналына күчереп куйган.
Шуннан соң: «Зыян күрүчеләр юк!» – дип язган.
Чиновник гадәттән тыш хәлнең башка нечкәлекләрен бәян итмәгән, дип яза «Российская газета».

