Get In Touch

Россиянең утны туктату көннәрен игълан итәчәге турында мәгълүм булды

Кичә Президент Владимир Путин Америка лидеры Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшкәндә Җиңү көнен билгеләп үтү чорында тынычлык игълан итәргә әзер булуны белдергән.

Бу хакта “ТАСС” яза. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, утның кайсы көннәрдә һәм сәгатьләрдә туктатып торылачагы турында соңыннан игълан ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез: кичә Владимир Путин Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшкәндә Җиңү көнен билгеләп үтү чорында тынычлык игълан итәргә әзер булуны белдергән. Трамп әлеге башлангычны хуплап, бәйрәмнең Икенче Бөтендөнья сугышында нацизмны уртак җиңүне чагылдыруын искәрткән. Моңа кадәр Россия Пасха алдыннан тынычлык игълан иткән булган. Безнең гаскәрләргә барлык юнәлешләрдә хәрби хәрәкәтләрне туктатып торырга әмер бирелгән.