Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Ата-ана ризалыгыннан башка өйләнү – зина түгел, ләкин хупланмый»
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «ВТ» белән әңгәмәсендә ата-ана ризалыгыннан башка өйләнүгә карата фикерен әйтте.
– Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әниләр, вәлиләр ризалыгыннан башка никах укылса, безнең хәнәфи мәзһәбендә бу никах зина булып саналмый. Ләкин хупланмый, ата-ананы, гореф-гадәтләрне санга сукмау булып бәяләнә. Бәхетле, тәртипле гаилә корыйк, эшебез уң булсын дисәгез, башта ата-аналарыгызның фатихасын алыгыз, – ди хәзрәт.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

