Казанда йөк машинасы җәяүлеләр сукмагында 13 яшьлек кызны бәрдергән
Бүген Казанның Техническая урамында йөк машинасы җәяүлеләр сукмагы аша чыгып килүче үсмерне бәрдергән.
Бу хакта “Татар-информ” шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәренә таянып яза.
Ведомство мәгълүматларына караганда, йөк машинасы йөртүче светофорның кызыл утына чыккан. Шуның аркасында 13 яшьлек кыз бала нык җәрәхәтләнгән. Аны ашыгыч төстә хастаханәгә озатканнар.

