Татарстанга буран якынлашу сәбәпле, торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш ителә
Татарстанга буран якынлашу сәбәпле, республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне торак пунктлардан читкә чыкмаска өндәде.
Шулай ук буран вакытында шәхси автомобильләрдән файдаланмаска киңәш ителә.
Синоптиклар фаразлавынча иртәгә, 20 февральдә, Татарстанда кар, буран һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитүе ихтимал, юлларда бозлавык саклана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

