Get In Touch

Татарстанда өч ярминкә көнендә 282 миллион сумлык азык-төлек сатылган

Республикада 3 ярминкә көнендә фермерлар барлыгы 282,7 миллион сумлык продукция саткан.

Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. “Ярминкәләргә 296 тонна яшелчә, шул исәптән 184 тонна бәрәңге, 55,2 тонна сөт, 78,3 тонна шикәр комы, 532,3 мең данә тавык йомыркасы, 301,5 тонна ит китерелгән.

Аларны үткәрүгә 2,7 меңнән артыграк транспорт җәлеп ителгән”, – диелгән хәбәрдә. Исегезгә төшерәбез: ярминкәләр Казанда – 14, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – 2шәр, Түбән Кама районында – 3әр мәйданчыкта уздырыла. Язгы ярминкәләр Татарстанда 14 мартта ачылды. Алар 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ярминкә авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.