Рамил Шәрәпов Шәрәпҗан мыегының ярдәме турында: «Бер эчендә бөтен кредитымны яптым»
Танылган юмор остасы Рамил Шәрәпов «ВТ»га биргән интервьюсында бер мыекның ничек тормышын үзгәртүе турында сөйләде.
Пандемия вакытында аңа бурычлардан котылырга Шәрәпҗан мыегы ярдәм итә.
– Сазлыкка баттык. Ай саен кредит. Әти, миңа булышырга дип, үз өстенә 60 мең сум кредит алып бирде. Ә ул бер айлык бурычны гына ябарга җитә. Аннары нишләргә? Фатир җыештырганда, мыек килеп чыкты. Кызык ясыйм дип, майка киеп, видео төшердем. Халыкка ошады. Шәрәпҗан шулай барлыкка килде. 45 көн буе шул образ белән социаль челтәрләргә чыктым. Нәрсә эшләсәм дә, башымда Шәрәпҗан белән кызык хәлләр уйлау булды. Шуннан котлау яздырып карадым. Бәясен 500 сум куйдым да чыгардым. Башта 1–2 заказ килде. Аннары көнгә 10–20 кеше яза башлады. Кеше өйдә ябылып яткан шул чорда мин көнгә 10 мең сум акча эшли идём. Шәрәпҗан белән ярты ел эчендә бөтен кредитымны яптым. Социаль челтәрләрдә берничә көн видео чыкмаса да, «Шәрәпҗан кайда, ник юк?» – дип сорыйлар иде. Шунда аның халыкка кирәк икәнлеген, популяр булуын аңладым. Инде 7 ел дәвамында ул һаман да актуаль. Бу – туктамый эшләү нәтиҗәсе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

