Татарстан торак төзү буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып киткән
Татарстан бер кеше исәбеннән төзелгән торак мәйданы буенча төбәкләр рейтингында 14нче урынга чыккан.
“РИА Новости” тикшеренүе мәгълүматларына караганда, узган елда республикада калкып чыккан күчемсез милек буенча һәрбер кешегә 0,875 кв. м торак мәйданы туры килгән. Былтыр төбәктә барлыгы 3,5 миллион кв.м артыграк торак мәйданы файдалануга тапшырылган.
2024 елдагы белән чагыштырганда 1,8 процентка зуррак сан бу. Ленинград өлкәсе беренчелеккә чыккан: бер кешегә 2,05 кв.м. туры килә. Төмән өлкәсе – икенче (1,81 кв. м), Алтай – өченче (1,75 кв. м). Шулай ук Чечня (1,67 кв. м) һәм Мәскәү өлкәсе (1,42 кв. м) беренче бишлеккә кергән. Илнең иң зур шәһәрләре исә исемлекнең икенче яртысына гына эләккән. Мәскәү 54нче (0,55 кв. м), Санкт-Петербург 69 нчы (0,47 кв. м) урынга чыккан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

