Татарстанда волонтерлар иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирүдә булышачак
Россиядә төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү чарасын уздыру өчен волонтёрларны теркәү башланды.
Бу хакта Ростов-Дон шәһәрендә «Бердәм Россия» партиясенең «Нәтиҗә бар» округ хисап-программа форумында игълан иттеләр. Волонтёрлар корпусына кушылырга теләүчеләр заявкаларны Добро.рф платформасында тапшыра ала, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Бөтенроссия тавыш бирү чарасы ел саен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Проект шәһәрләрне яшәү өчен уңайлырак, шулай ук туристлар һәм инвесторлар өчен кызыклырак итүне максат итеп куя. Проект белән бәйле волонтёрлык хәрәкәте алтынчы ел рәттән уңышлы эшләп килә. Бу вакыт эчендә 500 меңнән артык волонтёр (алар арасында мәктәп укучылары, яшьләр һәм олылар бар) россиялеләргә иң яхшы төзекләндерү проектларын сайларга ярдәм итте.
«Татарстанда проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 2 меңнән артык волонтёр җәлеп ителде, быел анда республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 1630 волонтёр катнашачак. Аларның барысы да махсус әзерлек узачак. Искәртеп үтәм, 14 яшьтән олырак һәркем волонтёр була ала», — дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

