Бүген иртән Саба районының Тенеки авылында янгын чыккан: гараждагы машина янып беткән
Бүген иртән Саба районы Тенеки авылының Биш балта урамында бер йортта янгын чыккан
Бүген, ягъни 14 май көнне 5 сәгать 18 минутта Байлар Сабасының янгын сүндерү бүлегенә Тенеки авылы, Биш балта урамы, 1нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын йорт ишегалдындагы гаражны камап алган була. Нәтиҗәдә, гараж эчендәге «Рено Дастер» автомобиле тулысынча янып бетә. Янгын чыгуның беренчел фаразлары – электр үткәргечләренең төзекселеге.

