Get In Touch

АСЕАН билгесе урнаштырылган поездлар Казан белән аэропорт арасында тукталышсыз йөриячәк

17, 18 июньдә “Казань-Аэропорт” һәм “Аэропорт-Казань” маршрутлары буенча йөрүче АСЕАН билгесе урнаштырылган поездлар тукталышсыз йөриячәк.

Казаннан аэропортка баручы башка поездларга “Казань” һәм “Вахитово” станцияләрендә утырып булачак. “Вахитово”дан соң аэропорт юнәлешендәге башка станцияләрдә инде утырып булмаячак. Аэропорттан Казанга юл тотучы поездлар исә бөтен маршрут буенча пассажирларны утыртачак һәм төшерәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.